29 августа в Международном Выставочном центре «Казань Экспо» состоялся торжественный прием по случаю празднования Дня Республики Татарстан.
Гостями торжественного приема стали Государственный Советник РТ Минтимер Шарипович Шаймиев, полномочный представитель Президента РФ в Приволжском федеральном округе Игорь Анатольевич Комаров и др.
В числе награждаемых были и работники социальной отрасли Татарстана. Среди приглашенных гостей была ведущий профконсультант ГКУ ЦЗН г. Набережные Челны Людмила Валерьевна Хазова – Победитель республиканского этапа Всероссийского конкурса Профессионального мастерства в сфере содействия занятости населения.
На торжественное мероприятие были приглашены заслуженные артисты Республики Татарстан, победители и лауреаты республиканских конкурсов и фестивалей: Гузель Уразова, Артур Исламов, Зайнаб Фархетдинова, Матвей Козин, Эльмира Калимуллина, а также Академический ансамбль песни и пляски РФ и др. артисты.
Раис Татарстана Рустам Нургалиевич Минниханов поблагодарил руководителей предприятий, руководителей министерств и ведомств, депутатов всех уровней, руководителей городов и районов, глав поселенческого уровня – все они работают на развитие и процветание республики.
В преддверии Дня Республики Раис Татарстана пожелал региону процветания, а всем татарстанцам - мира и согласия
29 августта «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы кабул итү булды.
Тантаналы кабул итүдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Анатольевич Комаров һ. б. катнашты.
Бүләкләнүчеләр арасында Татарстанның социаль тармагы хезмәткәрләре дә бар иде. Чакырылган кунаклар арасында Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы профконсультанты Людмила Валерьевна Хазова да булды. Ул халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә һөнәри осталык бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңү яулаган иде.
Тантаналы чарага Татарстан Республикасының атказанган артистлары, республика конкурслары һәм фестивальләре җиңүчеләре һәм лауреатлары: Гүзәл Уразова, Артур Исламов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Матвей Козин, Эльмира Кәлимуллина, шулай ук Россия Федерациясенең академия җыр һәм бию ансамбле һ.б. артистлар чакырылган иде.
Рөстәм Нургали улы Миңнеханов оешма җитәкчеләренә, министрлык һәм ведомство җитәкчеләренә, барлык дәрәҗәдәге депутатларга, шәһәр һәм район җитәкчеләренә, торак дәрәҗәсендәге башлыкларга рәхмәт белдерде – алар барысы да республиканың үсеше һәм чәчәк атуы өчен эшлиләр.
Татарстан Республикасы көне алдыннан Раис төбәккә чәчәк атуын, ә барлык татарстанлыларга тынычлык һәм татулык теләде.
Татарстан Республикасы көне белән!