Если Вам нужны дополнительные рабочие руки для выполнения срочных, не требующих специальной подготовки, полезных для Вашего предприятия работ, Вы можете привлечь для этого несовершеннолетних.
Условиями реализации программы подростковой занятости является совместное привлечение финансовых средств: со стороны работодателя на заработную плату (не ниже минимального размера оплаты труда: 19242 рублей для бюджетных организаций и 22020 рублей для предприятий внебюджетного сектора экономики) и со стороны Центра занятости населения - оказание материальной поддержки несовершеннолетним в период участия на временных работах в размере 2650 рублей в месяц на одного человека.
Работодатели, пожелавшие организовать временные рабочие места для трудоустройства подростков, заключают с Центром занятости населения договор о совместной деятельности.
Для участия в данной программе трудоустройства просим Вас направить в Центр занятости населения информацию о наличии временных рабочих мест для несовершеннолетних граждан по адресу: пр. Сююмбике, д.47 (43/20), по электронной почте: Aygyul.Gayfullina@tatar.ru или по факсу 52-49-89. Телефоны для справок 52-49-89, 52-52-12.
Әгәр сезгә ашыгыч, махсус әзерлек таләп итми торган, сезнең предприятие өчен файдалы эшләрне башкару өчен өстәмә эшче куллар кирәк икән, сез моның өчен балигъ булмаганнарны җәлеп итә аласыз.
Яшүсмерләр мәшгульлеге программасын гамәлгә ашыруның шарты булып: эш бирүче ягыннан хезмәт хакына (хезмәт хакының минималь күләменнән ким булмаган күләмдә: бюджет оешмалары өчен 19242 сум һәм икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмалары өчен 22020 сум) һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ягыннан балигъ булмаганнарга вакытлыча эшләрдә катнашу чорында аена 2650 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтү тора.
Яшүсмерләрне эшкә урнаштыру өчен вакытлыча эш урыннары оештырырга теләгән эш бирүчеләр халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән уртак эшчәнлек турында килешү төзи.
Әлеге эшкә урнаштыру программасында катнашу өчен эш биручеләргә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мәгълүмат җибәрүегезне сорыйбыз
Балигъ булмаган гражданнар өчен вакытлыча эш урыннары булу турында мәгълүматны түбәндәге адрес буенча жибәрергә кирәк: Сөембикә проспекты, 47 йорт (43/20), шулай ук электрон почта аша: Aygyul.Gayfullina@tatar.ru яки факс буенча 52-49-89. Белешмәләр өчен телефоннар 52-49-89, 52-52-12.