18 августа 2022 года в Кадровом центре «Работа России» города Набережные Челны была организована коворкинг - площадка «Бизнес старт» для безработных граждан, желающих открыть собственное дело и получить финансовую помощь. В работе приняли участие 17 граждан. Перед участниками встречи выступила специалист отдела активных форм занятости Лайсания Рахимова с информацией о видах услуг, которые предлагает центр занятости для желающих открыть свое дело. Участники семинара получили информацию о психологических аспектах предпринимательства, о стратегии и тактике маркетинга.
Эксперт по бухгалтерскому учету Марина Кузьмина рассказала присутствующим об особенностях систем налогообложения, об изменениях в законодательных актах, о порядке сдачи налоговой отчетности, о документах, необходимых для регистрации собственного дела.
С информацией по особенностям перехода на специальную систему налогообложения «Налог на профессиональный доход» выступила заместитель руководителя Ассоциации самозанятых Республики Татарстан Анна Максимова.
Полученные знания помогут безработным гражданам разработать бизнес-план собственного дела и успешно защитить его. Также этот опыт позволит бывшим безработным найти себя, реализовать накопленные знания и способности, откроет перед ними новые перспективы в реализации своих планов и возможности начать новый этап в своей жизни.
2022 елның 18 августында Яр Чаллы шәһәренең «Рәсәйдә эш» кадрлар үзәгендә үз эшен ачарга һәм финанс ярдәм алырга теләгән эшсез гражданнар өчен «Бизнес старт» дигән коворкинг - мәйданчык оештырылды. Әлеге чарада 17 граждан катнашты. Очрашуда катнашучылар алдында мәшгульлекнең актив формалары бүлеге белгече Ләйсәния Рәхимова үз эшен ачарга теләүчеләр өчен мәшгульлек үзәге тәкъдим итә торган хезмәт төрләре турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Семинарда катнашучылар эшкуарлыкның психологик аспектлары, стратегия һәм маркетинг тактикасы турында мәгълүмат алдылар.
Бухгалтерлык исәбе буенча эксперт Марина Кузьмина катнашучыларга салым салу системаларының үзенчәлекләре, закон актларындагы үзгәрешләр, салым хисаплылыгын тапшыру тәртибе, үз эшеңне теркәү өчен кирәкле документлар турында сөйләде.
«Һөнәри керемгә салым» махсус салым системасына күчү үзенчәлекләре турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасы үзмәшгульлек ассоциациясе җитәкчесе урынбасары Анна Максимова чыгыш ясады.
Алынган белемнәр эшсез гражданнарга үз эшләренең бизнес-планын эшләргә һәм аны уңышлы якларга ярдәм итәчәк. Шулай ук бу тәҗрибә элеккеге эшсезләргә үзләрен табарга, тупланган белемнәрен һәм сәләтләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк, үз планнарын тормышка ашыруда яңа перспективалар ачачак һәм үз тормышларында яңа этапны башларга мөмкинлек бирәчәк.