19 мая 2022 года в Кадровом центре «Работа России» города Набережные Челны была организована коворкинг - площадка «Бизнес старт» для безработных граждан, желающих открыть собственное дело и получить финансовую помощь. В работе приняли участие 26 граждан. Перед участниками встречи выступила начальник отдела активных форм занятости Светлана Ленда с информацией о видах услуг, которые предлагает центр занятости для желающих открыть свое дело. Участники семинара получили информацию о психологических аспектах предпринимательства, о стратегии и тактике маркетинга, об особенностях систем налогообложения, об изменениях в законодательных актах, о порядке сдачи налоговой отчетности, о документах, необходимых для регистрации собственного дела, участники были ознакомлены с особенностями перехода на специальную систему налогообложения «Налог на профессиональный доход».
Участникам семинара был предложен информационно - раздаточный материал. Полученные знания помогут безработным гражданам разработать бизнес-план собственного дела и успешно защитить его. Также этот опыт позволит бывшим безработным найти себя, реализовать накопленные знания и способности, откроет перед ними новые перспективы в реализации своих планов и возможности начать новый этап в своей жизни.
2022 елның 19 маенда Яр Чаллы шәһәренең «Рәсәй эше» кадрлар үзәгендә үз эшен ачарга һәм финанс ярдәм алырга теләүче эшсез гражданнар өчен «Бизнес старт» дигән коворкинг - мәйданчык оештырылды. Анда 26 граждан катнашты. Очрашуда катнашучылар алдында мәшгульлекнең актив рәвешләре бүлеге башлыгы Светлана Ленда үз эшен ачарга теләүчеләр өчен мәшгульлек үзәге тәкъдим итә торган хезмәт төрләре турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Семинарда катнашучылар эшкуарлыкның психологик аспектлары, маркетинг стратегиясе һәм тактикасы, салым салу системаларының үзенчәлекләре, закон актларындагы үзгәрешләр, салым хисаплылыгын тапшыру тәртибе, үз эшеңне теркәү өчен кирәкле документлар турында мәгълүмат алдылар, катнашучылар «һөнәри керемгә салым» махсус салым системасына күчү үзенчәлекләре белән таныштылар.
Семинарда катнашучыларга мәгълүмати материал тәкъдим ителде. Алынган белемнәр эшсез гражданнарга үз эшләренең бизнес-планын эшләргә һәм аны уңышлы якларга ярдәм итәчәк. Шулай ук бу тәҗрибә элеккеге эшсезләргә үзләрен табарга, тупланган белемнәрен һәм сәләтләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк, үз планнарын тормышка ашыруда яңа перспективалар ачачак һәм үз тормышларында яңа этапны башларга мөмкинлек бирәчәк.