Эшсезлек буенча пособие 2021 елның 11 гыйнварыннан, соңгы елда 26 атнадан да ким булмаган стажлары булган эшсезлек статусына ия булган барлык гражданнарга, үз вакытында һәм тулы күләмдә түләнә.
РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елгы №2393 карары нигезендә, әлеге категория гражданнарның эшсезлек буенча максималь пособие күләме үзгәрде:
- Беренче өч айда-уртача хезмәт хакының 75%, әмма 12 130 сумнан артык тугел һәм 1500 сумнан да ким булмаган күләмдә билгеләнә.);
- Икенче 3 айда-уртача хезмәт хакының 60%ы, әмма 5 000 сумнан да артык түгел һәм 1500 сумнан да ким булмаган күләмдә билгеләнә.
Яңа алгоритмнар белән эшләүгә бәйле рәвештә, югарыда күрсәтелгән категориягә караган гражданнарга эшсезлек буенча пособие программа комплексын яңартканнан соң түләнәчәк.
Эшсезлек буенча пособие түләүне тоткарлаган өчен гафу үтенәбез!