02-05 марта 2022 г.
В выставочном центре «ЭКСПО – КАМА» 2 марта 2022 года открылась специализированная выставка-ярмарка «Промышленность и кадры. Образование. Карьера», которая продлится до 5 марта. Организаторы выставки – мэрия и исполнительный комитет города Набережные Челны, Выставочный центр «Экспо-Кама» при участии ГКУ ЦЗН г. Набережные Челны.
Цель проведения выставки – знакомство учащихся школ с профессиональными учебными заведениями города и республики, с состоянием рынка образовательных услуг и рынка труда, перспективами их развития и с востребованными профессиями.
Специалисты отдела по развитию карьеры, поддержанию и развитию профессиональных навыков центра занятости населения будут давать школьникам информацию о правильном выборе будущей профессии, демонстрировать видеофильмы: «Профессии будущего» и «Калейдоскоп профессий», а также раздавать школьникам информационный материал о востребованных профессиях: буклеты «Классификация профессий» и «Стратегия выбора профессии».
В выставке-ярмарке принимают участие учебные заведения среднего профессионального и высшего образования и г. Набережные Челны и таких городов как Лубянск, Мезелинск, Нижний Новогород, Самара, Уфа, Санкт-Петербург и др.
Участники выставки представили рекламные информационные стенды и рекламные листовки, видеофильмы, выставки работ и изделий, выполненных студентами.
02-05 март 2022 ел.
2022 елның 2 мартында «ЭКСПО – КАМА» күргәзмә үзәгендә «Сәнәгать һәм кадрлар. Мәгариф. Карьера» дип аталган V халыкара махсуслашкан күргәзмә һәм конгресс узачак, ул 5 мартка кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмәне оештыручылар-Яр Чаллы шәһәре мэриясе һәм башкарма комитеты, «Экспо-Кама» күргәзмә үзәге.
Күргәзмәнең максаты-мәктәп укучыларын шәһәр һәм республиканың һөнәри уку йортлары, белем бирү хезмәтләре базарының һәм хезмәт базарының торышы, аларны үстерү перспективалары һәм кирәкле һөнәрләр белән таныштыру.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең карьера үсеше, һөнәри күнекмәләрен үстерү бүлеге белгечләре укучыларга булачак һөнәрне дөрес сайлау турында мәгълүмат бирәчәкләр, «Киләчәк һөнәрләре» һәм «һөнәрләр калейдоскобы» дигән видеофильмнар күрсәтәчәкләр, шулай ук укучыларга кирәкле һөнәрләр турында мәгълүмати материал: «һөнәрләр классификациясе» һәм «һөнәр сайлау стратегиясе» буклетлары өләшәчәкләр.
Күргәзмә-ярминкәдә Яр Чаллы шәһәре һәм Лубянск, Минзәлә, Түбән Новгород, Самара, Уфа, Санкт-Петербург һ. б. шәһәрләрнең урта һөнәри һәм югары белем бирү уку йортлары катнаша.
Күргәзмәдә катнашучылар реклама мәгълүмат стендларын һәм реклама листовкаларын, видеофильмнарны, студентлар башкарган эшләр һәм эшләнмәләр күргәзмәләрен күрсәтәләр.